Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Россия күләмендәтанылган спортсменнарының яңа гаиләсе туды

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Россия чаңгычысы, 2013 нче елгы дөнья чемпионаты  призеры,  2011нче  елгы Универсиаданың ике тапкыр чемпионы,  халыкара класслы спорт мастеры Алия Иксанова һәм Роман Шмелёвның  Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә 2014 елның 3 октябрендә гаилә  теркәү тантанасы үтте.

         Халыкара дан Алия Иксановага Төркиядә узган Бөтендөнья  кышкы Универсиадасында килә. Ул анда ике алтын, ике көмеш медаль яулый. Җиңүе белән спортчыны Татарстан Республикасы Президенты үзе тәбрикли.

         2013 елда Норвегиядә чаңгыда шуу буенча дөнья кубогының 2 нче этабында Алия Иксанова планетаның 70 чаңгычысы арасында 19 нчы урынны ала. Шуның белән безнең якташыбыз үз туган шәһәрен генә түгел, ә  бөтен Республиканы дөньяга таныта.

         Данлыклы спортсменның сайлаган тормыш юлдашы шулай ук чаңгычы Роман  Шмелёв. Алар 2006 елда танышалар һәм ике арада романтик хисләр кабына. Бу хисләр аларны чиксез мәхәббәт, бәхет дулкынында тибрәндерә. Аларны ир белән хатын дип игълан иткәч, Алия белән Романның күзләрендә шатлыклы яшьләр күренде. Хәзер инде алар спортта гына түгел, гаилә тормышында да  яңа үрләргә омтылырлар, яңа рекордлар куярлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International