Чираттагы «Гаилә дәресе» 2014 нче елның 20 нояберендә Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Гаилә тормышының кытыршы яклары турында психолог чыгышында яктыртылды. Балалар анкета сорауларына актив җавап биреп, темага кагылышлы тестларны чишеп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.
20 ноябрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә балаларга хокук нормалары көне билгеләп үтелде. Балаларга, аларның әти-әниләренә,опекуннарына гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү Федераль законы нигезендә безнен илдә 2014 елның 20 ноябре балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне дип билгеләнде.
2014 нче елның 20 нче ноябрендә бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан ГХАТ, опека һәм попечительлек белгечләре, район нотариусы катнашында Сарман мәктәбендә укучылар белән очрашу узды. Ведомство белгечләре укучыларга кешеләрнең хокуклары һәм азатлыклары, тормышта килеп чыккан ситуацияләр, конфликтлар вакытында үзеңне ничек тотырга кирәклеге турында сөйләделәр. Иң мөһиме, бала бервакытта да хәл ителмәгән мәсьәлә белән ялгыз калырга тиеш түгел. Балаларга үзләренең бурычлары, гражданлык хокуклары, үсеше, балигъ булуы, узаң турында сөйләргә кирәк.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 нче елның 20 ноябрь көнне 17 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне тантаналы рәвештә ГХАТ идәрәсе башлыгы Р.Г.Зарипова аяты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Е.Л.Шуралева һәм Үзәк УФМС бүлегенең белгеч-эксперт А.А. Вәлеева катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы аларга Россиядә паспорт системасының килеп чыгышы турында сөйләде. Истәлекле көн белән район ФМС бүлеге җитәкчесе Г.М.Юрҗева котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.