Сарман муниципаль районында балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне узды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 нче елның 20 нче ноябрендә бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уңаеннан ГХАТ, опека һәм попечительлек белгечләре, район нотариусы катнашында Сарман мәктәбендә укучылар белән очрашу узды. Ведомство белгечләре укучыларга кешеләрнең хокуклары һәм азатлыклары, тормышта килеп чыккан ситуацияләр, конфликтлар вакытында үзеңне ничек тотырга кирәклеге турында сөйләделәр. Иң мөһиме, бала бервакытта да хәл ителмәгән мәсьәлә белән ялгыз калырга тиеш түгел. Балаларга үзләренең бурычлары, гражданлык хокуклары, үсеше, балигъ булуы, узаң турында сөйләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International