“Балкыш” социаль - реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чара узды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

  “Балкыш” социаль  - реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар  агымдагы елның 20 нче ноябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә кунакта булып киттеләр. Әлеге чара Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне  уңаеннан уздырылды. Яшүсмерләргә ГХАТ идарәсе турында мәгълүмат җиткерелде, аларның хокуклары турында аңлатмалар бирелде. Моннан тыш балалар рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар, тематик презентация карап хозурландылар. Алга таба да ГХАТ идарәсе белән “Балкыш” арасында багланышлар тагын да ныгыр дигән теләктә калып, балалар таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International