20 ноябрь көнне һәм ел саен Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне уздырыла. Илебезнең мәктәпләрендә юридик белемнәрне ныгыту дәресләре оештырыла – төрле идарә тармак вәкилләре түләүсез консультацияләр бирәләр. Бөтендөнья Бала хокуклары көне бик мөһим документны – бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә багышланган. Балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне – ул олыларны балаларның яшәргә, белем алуга, фикер һәм дин иреге, ял, көчләүдән саклану, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклану хокукларын якларга кирәклеге турында өндәмә.
Шул нисбәттән, Мөслим районы үзәк китапханәсендә Мөслим лицееның 6-7 сыйныф укучылары өчен “Закон һәм без” темасына район судьясы Э.З.Билалов, ГХАТ һәм опека һәм попечительлек бүлекләре хезмәткәрләре белән очрашу узды. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ә олылар конкрет тормыш шартлары үрнәгендә төрле авыр ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту һәм саклану тәртибен аңлаттылар. Лекция бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Балалар алган бөтен белемнәр аларга киләчәктә ярдәм итер дип өметләнәбез.