Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнаштылар

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 20 нче ноябренда Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре, Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә хокукый белем сәгатьләре үткәрделәр.  Шәһәребезнең 1,2,3,8 нче номерлы мәктәпләрендә, Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусында әлеге дәресләргә 5-7 нче сыйныф укучылары керсә, мөмкинлекләре чикле балалар укучы “Надежда” мәктәбендә хокук сәгатендә 10 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнашты. Балалар хокукый яктан шактый әзерлекле булуларын күрсәтеп, белгечләргә төрле сораулар бирделәр, ГХАТ идарәсенә тантаналар залына кунакка килергә теләкләре барлыгын белдерделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International