2014 елның 20 ноябрендә Идел буе районы ГХАТ бүлеге канташында 68 нче урта мәктәп укучыларына хокук ярдәме көне

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

         Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү Федераль законы нигезендә безнен илдә 2014 елның 20 ноябре балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне дип билгеләнде.

       Бүген Казан шәһәре Идел буе ГХАТ бүлеге миграция һәм салым бүлеге хезмәткәрләре катнашында 68 мәктәпнен 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучыларына ачык дәрес үткәрелде.

        Мәктәп укучылары зур кызыксыну белән баланың жәмгыяттәге һәм гайләдәге  бурычларын һәм хокукларын белү буенча конкурста катнаштылар.

       Салым  бүлеге хезмәткәрләре укучыларга ИНН таныклыгы тапшырдылар.

        ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларны аларнын Гаилә һәм Гражданлык кодексы нигезендә хокуклары һәм бурычлары, ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырдылар.

       Моннан тыш укучылар ГХАТ эшчәнлегендә кулланыла торган мәгълүмати технологияләр һәм Дәүләт хезмәт күрсәту порталы белән таныштылар.

       Соңыннан укучылар арасында “ГХАТ бүлеге эшчәнлеге һәр кешенең тормышында” дигән викторина үткәрелде. Иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр – Мәдәният елы уңаеннан шәһәребезнең күренекле кешеләре, аның тарихы һәм данлыклы шагыйре Габдулла Тукай турында китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International