20 ноябрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне үтте. Чарада Баулы шәһәр мәктәбе укучылары катнашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова яшьүсмерләрне Рәсәй һәм Татарстан Гаилә Кодекслары белән таныштырды. Укучылар алдында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе секретаре Р.Сахипова һәм ярдәмгә мохтаҗларны кайгырту һәм тәрбиягә бирү бүлеге җитәкчесе Э.Фаррахова чыгыш ясадылар.
Минзәлә шәһәре №1 урта мәктәбендә, балаларга юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән очрашу үткәрелде. Бу очрашуда районның прокурор ярдәмчесе, нотариус, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор, опека һәм попечителҗлык бүлеге мөдире, ГХАТ бүлеге мөдире, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Бу чара Киров районының ЗАГС бүлеге, Киров районының Пенсион фонды һәм Киров районының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән берлектә үткәрелде.
20 ноябрь көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны Алексеевск муниципаль районы депутаты Ф.М.Сергеева, яшҗләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Б.Сөләйманов, Алексеевск районы ФМС бүлеге җитәкчесе С.В.Сквроцова котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
20 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Шушы уңайдан 20 ноябрь көнне 13.00 дән 18.00 гә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Белем бирү идарәсе бүлеге кысаларында дәүләт хакимиятенең башкарма , муниципаль идарә органнары, адвокат, нотариус бала хокукларын яклау буенча бушлай консультация уздырылды. Республикада югарыда әйтелгән чараны үткәрүне оештыру, башкарма хакимиятнең башка органнары белән берлектә, Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
Планлаштырылган чараларның төп эчтәлеге – ятим сабыйларга һәм авыр тормыш вазгыятендә калган балаларга хокук ярдәме күрсәтү. Ятимнәрне асрамага алганнар һәм опекуннар, шулай ук опекун булырга ният кылучы гражданнар түләүсез юрист киңәшләре алу өчен мөрәҗәгать иттеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Хабирова Л.Х. балигъ булмаган яшусмерләрне никахлашу, фамилия һәм исем алыштыру, балаларны акт бүлегендә теркәү сорауларына җавап бирде.
2014 нче елның 20 нче нояберендә Мамадыш районында Балага хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан чаралар узды. Районның барлык мәктәпләрендә узган чараларда балалар үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап ишетә алдылар. Шәһәрнең 4 нче санлы мәктәбендә Россия эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районындагы бүлекчәсе хезмәткәрләре кабул итү оештырдылар.
2014 нче елның 20 ноябрь көнне “Балалар хокунын яклау көненә” багышланган, Буа шәһәренең ГХАТ бүлеге бинасында икенче номерлы мәктәп укучылары өчен лекция үкылды. Утырышны ГХАТ бүлегенең баш белгече Люция Җамалтдин кызы алып барды.Лекция барышында, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
2014 елның 20 ноябрендә ТР “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә опека һәм попечительлек секторы белгече Горбачева Наталья Алексеевна белән бергә балалар хокукы, хокукый юнәлеш, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре турында сораулар буенча гражданнарны кабул итү сәгатьләре узды.