20 ноябрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне үтте. Чарада Баулы шәһәр мәктәбе укучылары катнашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова яшьүсмерләрне Рәсәй һәм Татарстан Гаилә Кодекслары белән таныштырды. Укучылар алдында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе секретаре Р.Сахипова һәм ярдәмгә мохтаҗларны кайгырту һәм тәрбиягә бирү бүлеге җитәкчесе Э.Фаррахова чыгыш ясадылар.