Чистайда Бөтенроссия хокукый ярдәм көне

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 20 ноябрендә Чистайда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне булып узды. Аның кысаларында шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен опека, попечительлек, балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуларны һәм күзәтүсезлекне кисәтү бүлеге, торак сәясәте, мәгариф идарәсе, адвокатлык һәм нотариаль контора, прокуратура, “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләренең уртак кабул итүе оештырылды. Моңардан тыш, гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган старт линейкалары, сыйныф сәгатьләре булып узды, “Закон сезне яклый” юридик ликбез үткәрелде. “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә үткәрелгән интерактив дәрес тә  яшьләр һәм яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International