Яшел Үзән муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Шушы уңайдан 20 ноябрь көнне   13.00 дән 18.00 гә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Белем бирү идарәсе бүлеге кысаларында  дәүләт хакимиятенең башкарма , муниципаль идарә органнары, адвокат, нотариус бала хокукларын яклау буенча бушлай консультация  уздырылды. Республикада югарыда әйтелгән чараны үткәрүне оештыру, башкарма хакимиятнең башка органнары белән берлектә, Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
Планлаштырылган чараларның төп эчтәлеге – ятим сабыйларга һәм авыр тормыш вазгыятендә калган балаларга хокук ярдәме күрсәтү. Ятимнәрне асрамага алганнар һәм опекуннар, шулай ук опекун булырга ният кылучы гражданнар түләүсез юрист киңәшләре алу өчен мөрәҗәгать иттеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Хабирова Л.Х. балигъ булмаган яшусмерләрне никахлашу, фамилия һәм исем алыштыру, балаларны акт бүлегендә теркәү сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International