20 ноябрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә балаларга хокук нормалары көне билгеләп үтелде. Балаларга, аларның әти-әниләренә,опекуннарына гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Бу көнне ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү бүлегенә районның 3 гражданы киңәш һәм аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Түбәндәге сораулар буенча:
-ундүрт яше тулмаган баланың фамилиясен алыштыру;
-баланың акт язмасына төзәтмә кертү;
- ата булуны урнаштыру.
Районның мөрәҗәгать иткән барлык гражданнары да бу көнне тулы күләмдә мәгълүмәт алдылар.
Шулай ук бу көнне тантаналы чара булып узды, бу чарада Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин 14 яше тулган алты яшь гражданга, беренче рәсми документ паспорт тапшырды, балаларны бу истәлекле көн белән котлады, аларга паспортларын кадерләп сакларга,Россия Федерациясе гражданинының хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде.Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да мәктәп балаларын беренче паспорт алулары белән котлады һәм аларга истәлекле бүләк - паспорт тышлыгы тапшырды.