Халыкара балаларның хокукларын яклау көнендә - 20 ноябрьдә район үзәк китапханәсендә "Хокуклар һәм законнар илендә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарага күпбалалы гаиләләрнең ата-аналары һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар чакырылган иде. Аларның сорауларына район үзәк больницасы балалар педиатры С.Әбдрәшитова, КДН җаваплы секретаре Е.Макарова, Закирова Г.А. – җитәкчесе ГХАТ, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Е.Кочина җавап бирделәр.