Районның төрле авылларында яшәүче 7 гаилә “Гаилә белән бергәләп” бәйгесендә катнашты.
Хөрмәтле хатын-кызлар, кадерле Әниләр!
Сезне ихлас күңелемнән Аналар көне белән котлыйм!
Әниләр берни белән дә тиңли алмаслык газиз, кадерле кешеләр! Балаларда кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр тәрбияләү анадан башлана. Җәмгыятьтә хатын-кызның роле әйтеп бетергесез зур. Ләкин хатын-кызның изге бурычы – Ана булу. Балалар мохтаҗлык кичермәсен, сабыйлыкның рәхәтен тоеп үссен өчен гаиләдә төп кайгыртучы булып, һичшиксез, ана кала.
70 яшен тутырган, 50 еллык гомер юлын бергә матур итеп узган Биектау районы Коркачык авылынаң Мәдинә һәм Габдулла Мортазиннар.
Алдынгы киң профильле механизатор, оста баянчы Габдулла Мортазин Арча районы Штерә авылында туып үскән Мәдинә исемле чибәр кызны тормыш иптәше итеп сайлый. Мәдинә килен булып төшкәндә, каенанасы каты авыру иде, өйдәге эшләрне эшли алмады. Мәдинәгә җиң сызганып эшкә тотынырга туры килде. Яшь килен зур йорт хуҗалыгын да көйле итеп алып барды, башта совхозның дуңгыз фермасында эшләде, аннан соң склад мөдире вазифаларын башкарды.
Мәдинә белән Габдулла тормышка карашлары белән генә түгел, иҗатка гашыйк булулары белән дә бер-берсенә тиң килгән. Габдулла – оста баянчы, Мәдинә – җырчы, шигырьләр, мөнәҗәтләр язучы да.
28 ноябрь көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Яңа Мусабай авылында яшәүче хезмәт һәм сугыш ветераны Азгамов Миннегарәй бабай 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы ГХАТ бүлеге “Ак бабайны” котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырды.
Азгамовлар гаиләсе бүгенге көндә тигез булып, кече уллары һәм килене тәрбиясендә гомер кичерәләр. Миннегарәй бабай озак еллар колхозда умартачы булып эшләгән. Бу семьяда 5 бала тәрбияләнеп үскән. Хәзерге көндә 11 оныклары һәм 11 оныкчыклары бар.
2014 елнын 28 ноябрендә, Кайбыч муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында, Әниләр көне уңаеннан, Галимовлар, Шаһиәхмәтовлар, Шәрәфиевлар гаиләләренә ана (гаилә) дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды.