ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Балтач мәдәният үзәгендә 28 ноябрь көнне “Кадерле әниләр” исемле бәйрәм чарасы булып узды. Бу тантанага 320 әни чакырылды, шулар арасында күп балалы, ветераннар Советы алдынгылары һәм башка лаеклы әниләр катнашты. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Түбән Кенәдә яшәүче Лилия Ибраһимовага ТР “Ана медале” белән бүләкләде.

26 ноябрь көнне район мәдәният йортында  әниләргә  багышланган тантаналы чара үтте. Бәйрәмнең кунаклары күп балалы әниләр, быелгы елда үзләренең 4, 5 балаларын тудырган гаиләләр булды. Әниләрне район башлыгы Фаиль Мисбах улы Камаев котлады. Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең бәйрәм концерты программасын  күрсәтте.

28 ноябрь көнендә Арча районында Әниләр көнен зурлап билгеләп үттеләр
Баулы шәһәре  Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды.  
28 ноябрь көнне Ютазы районында 52 ел бергә тормыш көтүче Насиха Әхмәт кызы һәм Фәһим Әхмадиша улы Маулекаевларны котладылар
28 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге эшчеләре  Урыссу бистәсендә 51 ел бергә яшәүче  Сирина Рауф кызы һәм Флүр Гаяз улы Шамсутдиновлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр
2014 нче елның 28 нояберендә район мәдәният йортында Аналар көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе узды

Залда утыручы бәхетле  гаиләләрне, бигрәк тә әниләрне, Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе  Шамил Хәсәнов  шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын тапшырып, аны дөрес куллану тәртибен аңлатты.

Әтнә муниципаль районында авыл җирлекләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре арасында “Авыл көннәре” бәйгесе бара

Әниләр көне, башка бәйрәмнәрдән аеруча буларак, бик тантаналы үтә. Чөнки әниләрдән дә кадерле һәм иң зур хөрмәткә ия кеше юктыр дөньяда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International