2014 нче елның 28 нояберендә район мәдәният йортында Аналар көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина да катнашты. Быел игътибар үзәгендә күп балалары тыл хезмәтчеләре иде. Алар сугыш елларында авыр хезмәт башкару белән беррәттән баларына лаеклы тәрбия дә бирә алганнар.
Бу көнне сәхнәгә менгән 40-ка якын хатын-кыз арасында күпбалалы әниләр дә, хезмәт ветераннары да, хезмәт алдынгылары да бар иде. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Анатолий Иванов котлады, бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм Аналарга багышланган күркәм җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Әйтергә кирәк, тантанага кадәр район башлыгы авыр хәлдә калган күп балалы гаиләләр белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәлгә шулай ук һәр гаиләгә беркетелгән шәхси эшмәкәр дә чакырылган иде. Гаиләләр үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр, киләчәккә корган планнары белән уртаклаштылар.