- Бүгенге бәйрәм һәр кешенең күңелендә аерым урын алып тора, - диде район башлыгы Равил Кузюров залда утыручы әниләргә, иң изге теләкләрен җиткереп. – Сәламәт булыгыз, янәшәгездәге якыннарыгыз, балаларыгыз белән иминлектә яшәргә язсын.
Бәйрәмдә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйган хатын-кызлар да, авыр сугыш елларында тылда хезмәт иткән ак әбиләр дә хөрмәтләнде. Бу көнне “Әниемә чәчәк бәйләме” Республика акциясендә катнашкан аналар да сәхнә түренә күтәрелде.“Әниләр көне” атналыгы районның төп сәхнәсендә бик зур концерт программасы белән төгәлләнде.
29 ноябрьдә Минзәлә районы Кадрәк мәдәният йортында “Котлы булсын юбилеең!” исемле матур кичә узды. Кадрәк авыл җирлегендә традициягә әйләнгән бу бәйрәм инде күп еллар үткәрелә. 55,60,70,80 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 26 юбиляр катнашты. Кичәнең иң кульминацион вакыты булып, 55 ел бергә гомер итүче гаилә парын – Гилязовлар гаиләсен котлау булды.