Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Гаилә белеме курсын укытучы педагоглар катнашында семинар булып узды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның  1 нче декабренда Түбән Кама  муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Гаилә белеме фәнен укытучы педагоглар  катнашында уку-укыту семинары булып узды. Семинар әлеге фән буенча дәресләр алып баручы 22 нче номерлы гимназиянең педагог-психологы Анастасия Шишова үткәргән ачык дәрестән башланды.  Дәрескә килгән 20 нче һәм 21 нче номерлы мәктәпләрнең унынчы сыйныф укучылары белән беррәттән педагоглар да бик теләп төрле биремнәр  үтәүдә катнашты. Алар бергәләп идеаль гаилә моделен төзеделәр, тәрбияләү стилләрен тикшерделәр, теге яки бу мисаллар китереп әлеге тәрбия стилләренең балага ясаган йогынтысын анализладылар. Семинарда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина да чыгыш ясады. Ул, үз чиратында, аерылышуларның саны артуын, яшьләрдә җаваплылык хисенең сүрелә баруын ассызыклады. Әлеге фикерне Бэлла Махотина  ноябрь ае ахырында булып узган җирле үзидарә советлары рәисләре катнашында узган эшлекле киңәшмә барышында да күтәргән иде. ГХАТ идарәсе үзе генә әлеге глобаль проблеманы чишә алмаса да, аның гаиләне саклап калуга керткәнһ бәяләп бетергесез зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International