Кадерле дуслар!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне Россиянең һәр гаиләсе хәтерендә мәңгелеккә сакланган бу данлыклы һәм мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлый!
Бүген, 5 майда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, 14 яшькә җиткән Ютазы районында яшәүче яшьләргә Россия Федерациясе паспортын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.
2023 елның 04 май көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә "Бала туу" суперсервисы кысаларында туу турында беренче акт теркәлде.
2023 елның 4 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
9 Май – Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен мөһим һәм истәлекле бәйрәм.
Бөек Җиңү көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парлар белән Мәңгелек Ут Монументына чәчәкләр салдылар.
Бүген Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара - паспортлар тапшыру булды.
«Георгий тасмасын» тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора. “Георгий тасмасы”, сугыш кырларында ятып калганнар турында хәтер яңарту йөзеннән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештырыла.
Әлеге сервис кысаларында ата-аналар ЗАГС органына бармыйча бала туу турында таныклык алу өчен документлар тапшыра ала.
2023 елның 03 маенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова Сергеевлар гаиләсендә булдылар.
4 май көнне ГХАТ идарәсе башлыгы Сәгыйтова Гүзәлия Бөек Ватан сугышы ветераны Тартмин Николай Ивановулын һәм аның тормыш иптәшен Хезмәт ветераны Акулина Федор кызын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.