Бүген Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара - паспортлар тапшыру булды. Чакырылган кунак очучы-ветеран Цоун Владимир Иван улы булды.
ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова 26 балага паспорт тапшырдылар.