Ютазы балаларына тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар

2023 елның 5 мае, җомга

Бүген, 5 майда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, 14 яшькә җиткән Ютазы районында яшәүче яшьләргә Россия Федерациясе паспортын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.

Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча полиция начальнигы Айваз Зияров чыгыш ясады. Светлана Самонина, алынган документның мөһимлеген ассызыклап, болай дип билгеләп үтте: хәзер сез Россиянең тулы хокуклы гражданнары. Район һәм ил файдасына хезмәт итүегезне телим.

Укучыларга Россия Федерациясе гражданины паспортлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International