Балтач районы ГХАТ бүлегендә "Бала туу" суперсервисы кысаларында туу турында беренче акт теркәлде

2023 елның 5 мае, җомга

2023 елның 04 май көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә "Бала туу" суперсервисы кысаларында туу турында беренче акт теркәлде. Чочоковлар гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз сала. Әти-әни балага матур, мәгънәле Арсений исемен кушалар.  «Бала туу» суперсервисы ата-аналарга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан ГХАТ органына кирәкле электрон документларны өйдән чыкмыйча җибәрергә мөмкинлек бирә, бу аларны күп кенә кәгазь документларны рәсмиләштерүдән коткара һәм вакытны шактый экономияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International