Әлеге сервис кысаларында ата-аналар ЗАГС органына бармыйча бала туу турында таныклык алу өчен документлар тапшыра ала.
Тууны теркәүнең яңа форматы ата-аналарга бала тудыру йортында тәкъдим ителгән. Нарасый Мамадыш ЗАГС бүлеге тарихына яңа технологияләр кулланып документын алу белән генә түгел, ә үзенең гадәти булмаган исеме белән дә кереп калачак. Ирле – хатынлы Флюр һәм Алина Сиразовлар үз кызлары өчен гадәти булмаган исем сайлыйлар - Эльза-Элеонора. Мондый исем җирле ЗАГСта беренче тапкыр теркәлә.
ЗАГС бүлеге башлыгы Ландыш Әлфәт кызы, беренче документны тапшырып, гаилә башлыгы Флүрә Илдус улына балаларын мәхәббәт һәм шатлык белән тәрбияләү өчен сәламәтлек һәм мул тормыш теләде.