3 май көнне Түбән Кама Никахлашу сараенда Тартминнар гаиләсенең Бриллиант туйлары узды.
Дмитрий Илья улы белән Пелагея Андрей кызы бәхетле никахта ике матур кыз үстергәннәр, хәзер аларны дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә.
2023 нче елның апрель аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 4 туу очрагы теркәлгән: елның 4 нче ае районга 3 малай һәм 1 кыз бүләк итте. Берәр сабый – гаиләдә икенче, өченче, дүртенече, бишенче булып туганнар.
2023 елның 03 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай никах сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен бик мөһим вакыйга - Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру өчен ишекләрен ачты.
3 май көнне Түбән Кама Никахлашу сараенда "Юлдаш" хатын-кызлар клубының Дания Трухан гаилә психологы белән чираттагы очрашуы булды. Белгеч белән очрашулар гаилә мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар кичерүче хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
2023 елның 2 маенда Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авыл җирлегендә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән Ахметшиннар Кәлимулла улы Рафик һәм Солтангәрәй кызы Розинәнең гаилә тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.
2023 елның 2 маенда Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе белгечләре беренче тапкыр Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәгендә рәсмиләштерелгән электрон медицина таныклыгы буенча бала тууы теркәлде.
Бөек Җиңү көне алдыннан Түбән Кама никахлашу Сараенда "Георгий тасма - яшь парларга" дигән патриотик акциясе узды.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева Чистай шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын карады.
Башка оешмалар һәм уку йортлары белән беррәттән Тәтеш муниципаль районының Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә дә “Георгиев лентасы “акциясе үткәрелде.
2023 елның 4 айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 627 бала тууы теркәлгән, шуларның 3се игезәкләр, 266 гаилә төзелгән.