Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә бриллиант туй уздырдылар

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

3 май көнне Түбән Кама Никахлашу сараенда Тартминнар гаиләсенең Бриллиант туйлары узды.

Дмитрий Илья улы белән Пелагея Андрей кызы бәхетле никахта ике матур кыз үстергәннәр, хәзер аларны дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә.

Юбилярларның зур, тату гаиләсендә бер-береңә терәк булып, кайгыртып яшәү рәвеше девиз булып тора.

ГХАТ идарәсе белгечләре Дмитрий Илья улын белән Пелагея Андрей кызын искиткеч юбилейлары белән котладылар, аларга котлау адресы һәм истәлекле китаб тапшырдылар.

Сибур "Түбән Кама Нефтехим" энергоҗитештерү профкомы вәкилләреннән котлау юбилярлар өчен көтелмәгән шатлык булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International