2023 елның 4 айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 627 бала тууы теркәлгән, шуларның 3се игезәкләр, 266 гаилә төзелгән.
2023 елның апрель аенда Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә 58 пар гаилә берлеге төзеде. Шулай ук язның икенче аенда 137 бала туган. Аларның 74 малай һәм 63 кыз. София, Матвей, Амина, Ясмина, Давид, Ралина кебек исемнәр популярлыгын югалтмый. Физалия, Румил, Мелания, Камалия, Сабир, Алиссия сирәк исемнәр була.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне тормышларындагы мөһим вакыйгалар белән котлыйлар. Гаиләгезнең мәхәббәт һәм гармония белән тулы булуын телибез.