Мамадыш ГХАТ бүлеге апрель аена нәтиҗәләр ясады

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

2023 нче елның апрель аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 4 туу очрагы теркәлгән: елның 4 нче ае районга 3 малай һәм 1 кыз бүләк итте. Берәр сабый – гаиләдә икенче, өченче, дүртенече, бишенче булып туганнар.

Иң яшь әтигә дә, әнигә дә – 33 тулган. Иң өлкән әнигә - 40, иң өлкән әтигә – 44 яшь. Яңа гына әти-әни булган мамадышлылар безне түбәндәге исемнәр белән сөендерделәр: Әмир, Дмитрий, Ева. Шулай ук алар арасында гадәти булмаган Бенёмин исеме. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә – Йосыф энесе дигәнне аңлата, дип уртаклашты сабыйның әтисе. Беренче уллары да Йосыф исемле, бу исем шул сәбәпле сайланды дип аасызыклады бәхетле ата.

Язның дүртенче ае Мамадышка 5 гаилә буләк итте. Иң яшь кәләшкә – 18, кияүгә – 24 тулган. Иң өлкән кәләшкә – 31, кияүгә – 35 тулган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International