2023 елның 03 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай никах сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен бик мөһим вакыйга - Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру өчен ишекләрен ачты.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.
Тантаналы һәм шул ук вакытта бик күңелгә үтеп керерлек шартларда 9 чистайлы Россия гражданының төп документын – паспорт алды.
Яшьләрне Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитшкчесе Эдуард Хәсәнов, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Хәйдәрова, Чистай КФҮ хезмәткәрләре Надежда Рекушина һәм Ольга Маусова, Чистай районы ата-аналар комитеты вәкилләре Гүзәл Шакирова һәм Кристина Кучаева котлады.
Яшь гражданнарга патриотлар, үз җирләренең чын хуҗалары булырга, үзләренең игелекле гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән илебез үсешенә ярдәм итәргә теләделәр!