4 май көнне ГХАТ идарәсе башлыгы Сәгыйтова Гүзәлия Бөек Ватан сугышы ветераны Тартмин Николай Ивановулын һәм аның тормыш иптәшен Хезмәт ветераны Акулина Федор кызын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
Быел Тартминнар гаиләсе Тимер туйларын билгеләп үтәләр. Бу озын тормыш юлын алар бер-берсен яратып, кулны-кулга тотынышып узган. 3 бала үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Хәзерге көндә әби бабайны 2 онык һәм 3 оныкчык сөендерә. Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, борчулары да аз булмый, әлбәттә. Ләкин алар бер-берсенә терәк булып, бер-берсен саклап гомер итә.
Николай Иван улы белән Акулина Федор кызы - тормыш зирәклеге, мәхәббәт һәм татулык үрнәге. Юбилярлар истәлекле бүләкләр алдылар һәм Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Мактау китабында үз имзаларын калдырдылар.