Җиңү Монументына чәчәк кую – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Хәтер акциясе

2023 елның 5 мае, җомга

9 Май – Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен мөһим һәм истәлекле бәйрәм.

Бөек Җиңү көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парлар белән Мәңгелек Ут Монументына чәчәкләр салдылар.

8 дистә елга якын без ирекле илдә яшибез һәм Җиңүнең нинди бәягә яуланганын һәрвакыт истә тотачакбыз. Миллионлаган геройлар аның өчен үз гомерләре белән түләгән.

Сез мәңгегә безнең хәтердә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International