Кадерле дуслар!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне Россиянең һәр гаиләсе хәтерендә мәңгелеккә сакланган бу данлыклы һәм мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлый!
Җиңү көне халкыбызның ныклы рухы, бердәмлеге һәм батырлыгы символына әверелде. Безнең илдә сугышның коточкыч фаҗигасе кагылмаган, югалтулар белән яндырмаган гаиләне табу кыен.
Бүген безнең уртак максатыбыз һәм бурычыбыз – Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның хәрби даны һәм хезмәт батырлыгы турында истәлекне саклау, балаларга һәм оныкларга ата-бабаларыбызның каһарманлыгы турында какшамас тарихи хакыйкатьне тапшыру!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез!