Әлмәт шәһәрендә 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2023 елның 5 мае, җомга

2023 елның 4 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 9 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Васильев Александр Геннадий улы һәм Анастасия Сергей кызы гаиләсендә булды. 27 апрель аенда аларның ике малай туды.  Яңа туган сабыйларга Артём һәм Семён исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International