ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2015 ел
җомга

Бәйрәм тантанасында 16 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечеләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният , белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыятләр вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты.


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Язгы шәфкатьлелек атнасы» кысаларында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проектында шәһәребезнең 29 нчы һәм 25 нче мәктәп укучылары катнашты. 

          Хакимулиннар гаиләсе курсант-укучыларга сугыш, тормыш һәм мәхәббәт турында сөйләделәр.

          Абдулхак Абдрахман улы һәм Юлия Зәйнулла кызы – сугыш балалары. Бөек Ватан сугыш елларында туган колхоз кырларында эшләгәннәр. Алар өчен ул авыр ачлык еллары.

Ул ЗАГС эшчәнлеге белән танышканнан соң, исполком житәкчесе Шәмсетдинов А.Х. һәм район башлыгы Шәйдуллин М.З. белән очрашты.

Бу көнне ЗАГС бүлегендә георгий ленталары тарату акциясе булды. Специалистлар һәрбер клиентны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә 2015 елның туйлар сезоны ачылды. Яңа өйләнешүчеләр белән туйлар үткәрү өлкәсендә эшләүче белгечләр мастер-класс, “Җәйге туй-2015” темасына семинар үткәрделәр.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

   29 апрель көне Кама Тамагы районы муниципаль  районы Башкарма комитетаның ЗАГС залында 7 гаиләгә Ана капиталына сертификат тапшырылды. Сертификатларны тантаналы шартларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов тапшырды. “Һәр бала үз бәхете белән туа”, диде Павел Николаевич бәхетле ата-аналарны тәбрикләп.

2015елның 29 апрель көнендә Җиңү бәйрәме алдыннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Салавыч авыл җирлеге вәкиле Мөбәрәкҗанова Х.М. Биктәш авылында матур итеп гомер итүче Ивановлар  гаиләсен бәйрәм белән котлады. 
Агымдагы елның 21 нче апреленда ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама районы Ветераннар Советында булып кайтты.

Бу бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганды. Бик күп күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Безнең күңелләрдә горурлык хисләре белән беррәттән, сагыш, йөрәк әрнүе. Әрнү – чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтрып булмый. Горурлану хисе – чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихында иң каты, иң газаплы сугышта чын батырлык күрсәтеп, җиңеп чыкканнар.

  Бәйрәмнең кунагы – Бөек Ватан сугышы ветераны Гәлләмов Габбас Кадыр улы яшүсмерләргә беренче паспортларын тапшырды. Аларга укуларында зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International