29 апрель көнне “Казан” Гаилә үзәгендә Казан шәһәрендә яшәүче 14 яше тулган яшүсмерләргә беренче паспортларын тапшыру тантанасы узды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бу бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганды. Бик күп күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Безнең күңелләрдә горурлык хисләре белән беррәттән, сагыш, йөрәк әрнүе. Әрнү – чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтрып булмый. Горурлану хисе – чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихында иң каты, иң газаплы сугышта чын батырлык күрсәтеп, җиңеп чыкканнар.

  Бәйрәмнең кунагы – Бөек Ватан сугышы ветераны Гәлләмов Габбас Кадыр улы яшүсмерләргә беренче паспортларын тапшырды. Аларга укуларында зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International