Агымдагы елның 21 нче апреленда ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама районы Ветераннар Советында булып кайтты. Әлеге ике оешманы инде озак еллар дәвамында дустанә мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Түбән Кама ветераннары ГХАТ идарәсендә оештырылган һәрбер чарада бик теләп катнашып, яшь парларга, әле яңа гына ата-ана бәхетен татыганнарга, мәктәп укучыларына үзләренең теләкләрен җиткереп, ярдәм итеп торалар. Өлкән буынның һәрбер сүзе йотлыгып тыңларлык, киңәшләре колак салырлык булганлыктан, шәһәрдәшләребез әлеге оешма вәкилләренә карата бик тирән хөрмәт хисе кичерә. Шушы язгы көннәрдә әлеге оешма үзенең 35 еллыгын да билгеләп үтү сәбәпле, ГХАТ идарәсе исеменнән аның җитәкчесе Григорий Китановка Рәхмәт хаты белән күпфункцияле техник үзәк тапшырылды. Әлеге бүләкне ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Разия Исламова кулыннан кабул итеп алганда, Григорий Китанов, үзенең чиксез рәхмәтләрен җиткереп , алга таба да ГХАТ идарәсе белән тыгыз элемтәдә торачакларына ышаныч белдерде.