29 апрель көне Кама Тамагы районы муниципаль районы Башкарма комитетаның ЗАГС залында 7 гаиләгә Ана капиталына сертификат тапшырылды. Сертификатларны тантаналы шартларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов тапшырды. “Һәр бала үз бәхете белән туа”, диде Павел Николаевич бәхетле ата-аналарны тәбрикләп.