Җыелышка профессионал фотограф Валерий Суханов килде. Акция “Минем гаиләм.Доброфото” балалар белән уздырылды. Аниматорлар төрле уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Кичә кызыклы мультфильмнар белән тәмамланды.
Вера Александр кызы күп еллар ОРС складында эшләде, Наил Тимергали улы – тимер юлчысы. Бу тантаналы көнне аларны балалары, оныклары, туганнары котлады. Алар алтын балдаклар белән алышындылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Саим кызы аларга рәхмәт хаты тапшырды һәм бүләкләде.
1 май көне Югары Ослан муниципаль районында Идел елгасы яры буенда Яз һəм Хезмəт көне уңаеннан профсоюзларның митингы узды. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə актив катнашты.