2 май көне Югары Ослан муниципаль районында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилие алдыннан тарихи вакыйга – тантаналы тантанасы төстә Геройлар Паркы ачылды. Бəйрəм тантанасында 14 яшь тулган гражданнарга Бɵек Ватан сугышы һəм тыл ветеранннары, район җитəкчелəре , əти-əнилəре, укытучылары, дуслары һәм сыйныфташлары алдында Россия Федерациясе гражданинының паспортын тапшырдылар. Мәктәп балалары өчен мондый зур документны кулга алу зур бәйрәм. Балаларга үзенең котлавын,телəклəрен Югары Ослан муниципаль район башлыгы урынбасары Сергей Осянин җиткерде. Татарстан Республикасында Федераль миграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Давлетшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле көн белән котлады, аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде. Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да мәктәп балаларын беренче паспорт алулары белән котлады һәм аларга Татарстан Республикасының Конституциясен һəм “Алар җиңү белəн кайттылар” исемле китапларын тапшырды.Тантаналы вакыйга барышында яшь гражданнарны бу истәлекле вакыйга белән әти-әниләре,сыйныф җитәкчеләре котладылар. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Ышанасы килә - бу көн яшь гражданнарның да күңелләрендә сакланыр.