Югары Ослан муниципаль районында яз һəм хезмəт бəйрəме

2015 елның 1 мае, җомга

      1 май көне Югары Ослан муниципаль районында Идел елгасы яры буенда Яз һəм Хезмəт көне уңаеннан профсоюзларның  митингы узды. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмəткəрлəре дə актив катнашты.

 Митингта катнашучыларны Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов сəламлəде:

       - Бу бəйрəм һəр буынның яраткан бəйрəме, халык бəйрəме булып санала,өлкəн буын  хезмəт бердəмлеге көне,ə яшь буын язгы яңару,килəчəккə өмет дип карый. Без бергə булганда,тырышып нык хезмəт иткəндə генə безнең районыбыз  яшəү өчен экономик яктан көчле булачак.Мондый максатларга ирешү өчен районыбыз халкына, хезмəт коллективларына, иҗтимагый оешмаларга тырышырга кирəк.

  Бу бəйрəм көнендə барлык якташларыма бəхет, шатлык,куанычлар телим.

Шулай ук Югары Ослан муниципаль районының Координация Совет профсоюз рəисе Лилия Хөрмəтуллина, Югары Ослан муниципаль районының ветераннар Советы рəисе Римма Троицкая чыгыш ясадылар.

Митинг азагында «Мир», «Труд», «Май» дип язылган шарларны һавага очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International