Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Гыйлмөхәммәт Зыятдин улының 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Сарман муниципаль районында 1нче май көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Гыйлмөхәммәт Зыятдин улының 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр үткән, дошманны үз күзләре белән күргән, ничә тапкыр үлемнән калган, Рейхстагны штурмлауда катнашкан. Гыйлмөхәммәт ага Рига шәһәре өчен барган сугышта каты яраланган – мина кыйпылчыгы, аркасыннан кереп, кабыргага  төртелеп кала. Польшада операция ясыйлар. Аннан соң ул кабат яу кырына китә. Бик күп шәһәр-авылларны азат итүдә катнаша.

Ә 1945 нче елның май аенда өч бәйрәмне берьюлы каршылый: 1 нче майда аңа 25 яшь тула, 2 нче майда Берлинны алалар, 9 нчы майда – Җиңү көне.

Гыйлмөхәммәт ага күпне күргән, күпне кичергән. 95 яшьтә булса да, әле егетләр кебек төз гәүдәле, хәтере әйбәт, күңеле шат. Кызы Рәмзия тәрбиясендә яши.

Гыйлмөхәммәт аганы олуг юбилее белән котларга район җитәкчелеге, туганнары һәм якыннары килгән иде. Музей хезмәткәрләре юбилярга үзе турында төшерелгән видеотасма, Кызыл Йолдыз орденына Тәкъдим итү кәгазе тапшырдылар. Шулай ук тантанада “Балалар ветераннарны котлый” дигән проект тәкъдир ителде.

Гыйлмөхәммәт агага сәламәтлек, якыннарының ихтирамында яшәвен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International