Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 27 нче апреленда «Гаилә белеме» электив курсы буенча “брейн-ринг” муниципаль уены булып узды. Әлеге уенда ел дәвамында “Гаилә белеме” курсы буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән биш мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Һәрбер команда составында Бөек Ватан сугышы ветераны да бар иде. Алар укучыларга үзләренең ярдәмнәрен кызганмыйча, теге яки бу сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Уенда катнашучыларның әзерлекләре бик югары иде. Алар бер дә авырсынмыйча гамәлдәге Гаилә Кодексы турында фикер алыштылар, ир белән хатынның, балаларның хокукларын тикшерделәр, гаиләнең алыштыргысыз, бик кирәкле иҗтимагый институт булуын расладылар. Уенның нәтиҗәләре буенча Брейн-рингта беренчелекне 27 нче мәктәп укучылары яулады.
Әлеге уеннарны үткәрү инде матур традициягә әйләнеп бара. Һәм, әйтергә кирәк, уенда катнашу үзе бер дәрәҗә булса, җиңүче буларак танылу тагын да мөһим.