05 нче майда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Узән районынын УФМС булеге хезмәтәрләре белән берлектә, сигез яшусмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшусмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларны, Яшел Узән “Боевое братство” оешмасының вәкиле Афлятунов Р.Г, “ОМВД Яшел Узән районы буенча” ветераннар советы Карин А.М. әлеге сөенечле вакыйга белән котлады. Паспортларны Яшел Узән районынын УФМС булеге житәкчесе урынбасары М.Г.Камалова тапшырды.