Көннән-көн илебез өчен бөек булган дата – Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 70 еллыгы якынлаша. Бөтен ил шушы мөһим вакыйгага әзерлек алып бара.
Мөслим районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә үзләренең өлешләрен керттеләр. “Мизгел” яшьләр үзәге фойесында Җиңү бәйрәменә багышланган стенд урнаштырылды. Барлык килгән кунаклар һәм яшь парлар бик теләп анда үзләренең сугышта катнашкан бабаларының һәм кардәшләренең исемнәрен теркәделәр.
28 апрельдә, шәһәр Мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Эш тәртибендә ул Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Николай кызы Иванова белән очрашты.
Шулай ук Альбина Шавалеева ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән танышты, белгечләре белән очрашты, архивның торышын, бланкаларның саклану шартларын карап чыкты.
Бүген, 28 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 8 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге начальнигы Латыйпова З.Т. Бөек Җиңүгә багышланган шигырь белән башлап җибәрде. Котлау сүзләре яңгыраганнан соң, төп документны яшьләргә Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Р.Н. тапшырды. “Георгий тасмасы. Мин хәтерлим! Мин горурланам!” акциясе кысаларында һәрбер паспорт алган яшүсмернең күкрәгенә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җиңү символын – Георгий тасмасын беркетте. Яшьләргә район ветераннар советы рәисе Мансуров М.М. үзенең теләкләрен җиткерде. Тантанага, тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котларга дип, аларның якыннары да чакырылган иде.
28 апрельдә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын юбилярлар - Геннадий Николаевич һәм Елена Федоровна Хохловлар бәйрәм итте.