Әлмәт шәһәрендә паспортларны ташыру дәвам итә һәм аларны алыр өчен чираттагы 100 егет һәм кыз шәһәрнең Яшьләр үзәгенә чакырылды. Әлмәт муниципаль районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Илдар Губаев яшьләргә паспортны тапшырганда аның зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде һәм бу мөһим документны сакларга дигән теләктә калды. Паспортларны тапшыру тантанадан соң чарага килүчеләр фотога төштеләр, үзләренең тәясирләре белән бүлештеләр. Бу вакыйга, әлбәттә, балалар тормышында зур урын алачак!