Чаллы Башы авылыннан 22 яшьлек игезәк егетләр Самат һәм Салават Мохлисовлар Мамадыш кызлары Ильсия белән Айгөлгә өйләнделәр. Ильсия белән Айгөл иптәш кызлар, бер мәктәптә укыганнар. Безнең район өчен бу сирәк күренеш . Игезәкләр катнашындагы туй соңгы тапкыр 2004 елда теркәлгән. Яшь парларга гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.
27 апрель көнне Түбән Әлки һәм Татар Шәпкәсе авылында яшәүчеләр үзләренең 90 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга Әлки муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Ф.Ф. Камалов, башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе М.А.Платонова, Иске Матак һәм Түбән Әлки авыл җирлеге җитәкчеләре килгән иде. Район җитәкчеләре аларга Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. Аларга исәнлек һәм озын гомер теләделәр.
Ютазы районында муниципаль хезмәткәрләрне котладылар.
Болгар шәһәренең үзәк мәйданында, сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориал янында аларны озату тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, иерей Сергий Карпухин эзтабарларга уңышлар теләделәр. Отряд җитәкчесе Борис Андреянов булдыра алган кадәр барысын да эшләргә сүз бирде, чөнки “...без ата-бабаларыбыз алдында бурычлы”, диде ул.
Илебез халкы батырлыгы аркасында җиңү яуладык,шуңа күрə дə безнең күгебез аяз,илебез тыныч. Без һəрвакыт бу дəһшəтле сугыш турында исебездə тотабыз,онытмыйбыз.