22 апрель көнне Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда районның яшь гражданнарына Россия паспортлары тапшырылды. Бәйрәм “Мин- Россия гражданы! Мин-Татарстан баласы!” дип аталды һәм анда яшьләрнең әти-әниләре, классташ дуслары һәм укытучылары да чакырылды. Паспортларны эчке эшләр майоры, миграция хезмәте начальнигы Гарифуллина Л. М. кызы тапшырды.