Чаллы Башы авылыннан 22 яшьлек игезәк егетләр Самат һәм Салават Мохлисовлар Мамадыш кызлары Ильсия белән Айгөлгә өйләнделәр. Ильсия белән Айгөл иптәш кызлар, бер мәктәптә укыганнар. Безнең район өчен бу сирәк күренеш . Игезәкләр катнашындагы туй соңгы тапкыр 2004 елда теркәлгән. Яшь парларга гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.