Ютазы районы ГХАТ бүлеге баш специалисты Фаздуллина Гөлназ Мөнир кызы:
“Минем әти белән әнием – безне өч баланы сөекле канат астында үстерделәр, хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр, алар безнең өчен олы терәк һәм бәхет чыганагы.”Ютазы районы ГХАТ бүлеге мөдире Фаррахова З.М.:
“ Мин семьямда- бәхетле әби һәм әни, иремнең яраткан хатыны, ә әниемнең- бердәнбер баласы. Бу – минем иң зур байлыгым!”
Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районында традицион “Георгий тасмасы”дигән акция башланды. Шушы юбилей елны үзләренең гаиләләрен корырга ниятләнгән яшь парларга Яшел Үзән ГХАТ бинасында тантаналы рәвештә Георгий ленталары бәйләнде. Бу тантана, безнең сугыш геройларына, бөек җиңүгә үз тормышларын салган солдатларга булган олы хөрмәт символы булып тора.
2015 елның 26 нче апрелендә Мамадыш районының Олыяз авылы җирлегенә караган Түбән Козгынчы мәчетендә “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм туганнары бу дәһшәтле сугыштан кайтмаган балаларның һәм оныкларының очрашуы узды. Бу чарага туган илебезнең төрле почмакларында яшәүче авылдашлар җыйналды, шул исәптән Пермь шәһәреннән дә кайттылар.
26 нчы апрель көне Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә Болониннар гаиләсе Степан улы Николай һәм Иван кызы Любовның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен,бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Үзәк китапханәдә Гаилә көне үткәрделәр. Бирегә Чирмешән авылыннан өч үрнәк гаилә: Фәнис һәм Наталья Иляевлар, Рәмис һәм Эльмира Ширияздановлар, Рәдиф һәм Айсылу Гайнуллиннар кунак итеп чакырылды.
2015 елның 25 апрель көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларныда гаиләләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Ягъфәр һәм Венера Шәмиевлар, Илдар һәм Нурия Абдуллинар, Рәдиф һәм Клара Касыймовлар гаиләләрен тәбрикләү кичәсе узды.
Минзәлә район ГХАТ бүлегендә, 24 апрель көнне, шәһәребездә урнашкан ятим балалар укый торган мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга опека бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннар чакырылган иде. Укучылар нык игътибар белән тыңлады ветераннарның чыгышын. Алар тырышып укырга һәм илебезнең тугрылыклы граңданнары булырбыз дип сүз бирделәр. Ветераннар исеменнән укучыларга бүләк итеп истәлекле китап һәм « Георгий лентасы» тапшырылды.
25 апрель көне Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил урамында «Бөтендөнья агач утырту көне» булып узды. Чарада Сабадан килгән кунаклар да бар иде. Алар Лесхоз урман хуҗалыгыннан утырту агачлары алып килгән иде.