Акция нигезендə «Язның изгелекле атнасы» # ИЗГЕ ТАТАРСТАН

2015 елның 26 апреле, якшәмбе

     26 нчы апрель көне  Югары Ослан муниципаль  районы Карахуҗа  авыл җирлегендә Болониннар гаиләсе Степан улы Николай  һәм Иван кызы Любовның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен,бриллиант туйларын   билгеләп үттеләр.

Юбилярлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп 60 ел бергə гомер итəлəр.Якыннары, авылдашлары  бу парларга сокланып карыйлар һəм хөрмəт итəлəр, алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр.

Юбилярлар бу көнне артта калган бəхетле,авыр көннəрен  искə алдылар,алар икеседə тыл ветераннары,гомер буе “Карахуҗа” совхозында эшлəгəннəр. Күп мəртəбəлəр күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен  мактау һəм рəхмəт хатлары,медальлəр белəн бүлəклəнгəннəр. Бу парлар  үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп дүрт балаларын,алты оныкларын,алты оныкчыкларын саныйлар. Бу авыл җирлегендә хөрмәткә лаек гаилә, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.

60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилярлар исеменә   Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Карасев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

Районыбызда бер- беренə тугыры булып яшəгəн гаилəлəр  булуы нинди искиткеч.Олы яшьтə булуларына карамастан алар бер-берсен   яшь чактагы кебек кадерлəп, яратып гомер  итəлəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International