ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2015 ел
шимбә

    Мамадыш районында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллык бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә ел саен бирелә торган котлау хатлары тапшыру башланды.

   Буа районының ГХАТ бүлегендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. 25 апрель көнне яңа гаиләләргә һәм аларның кунакларына Буа ветеринар техникумының студент-волонтерлары Георгий тасмасын тапшырдылар.

Питрәч районында 25 апрель көнне 5 яңа гаилә туды. “Язгы яхшылык атнасы”нда шул көнне бөтен Россиядә урман утырту көне иде. Һәр яшь парга агач үсентесе бүләкләнде.

2015 нче елның 25 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды.

25 нче апрельдә Мамадыш районында “Язның яхшылыклар атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе нигезендә Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышлап  Һәйкәлләрне чистарту” акциясе узды.

25 апрельдә муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актлар теркәү бүлегендә тантаналы рәвештә ике яңа гаилә теркәлде: Трофимовлар һәм Сороковниннар.

     Александр белән Лия һәм Максим белән Ирина үзләренең язмышларын бергә бәйләде.

Туй – язмышларын бергә бәйләргә теләгән яшь парларның тормышында иң якты вакыйгаларның берсе. Бу көнне яшьләр бер-берсенә карата булган хисләренең тирәнлегенә чын-чынлап ышаналар, әлеге тойгыларны хәтерләрендә әле озак еллар сакларга телиләр.

Кеше үз тормышында йорт салырга, бала үстерергә һәм агач утыртырга тиеш дигән гыйбарә бар. Безнең Кукмара районында яңа яшь гаилә оешкан көнне агач утырту тормыш юлын башлауның күркәм гадәтенә әйләнде.

Биектауның 1 һәм 3 нче мәктәпләре укучылары  көндез дәресләрдән соң Георгий тасмалары алып, урамга чыктылар һәм аларны узып баручыларга тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да Җиңү символын  бик рәхәтләнеп алдылар. Кызгылт көрән төстәге  матур тасмаларны киемнәренә, сумкаларына, баш киемнәренә беркеттеләр.

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

2015 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре шәһәркүләм җыештыруда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International